Первая страница
Наша команда
Контакты
О нас

    Главная страница


«ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫНЫҢ СТРУКТУРАСЫ




страница14/33
Дата15.05.2017
Размер7.88 Mb.
ТипРабочая программа
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   33
«ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫНЫҢ СТРУКТУРАСЫ Сөйләм һәм уку хезмәте төрләренә таләпләр Тыңлау(аудирование) Ишеткән сөйләүнекабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә. Уку.Кычкырып уку Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү. Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү. Эчтән уку Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку. Төрлестильдәге текстлар белән эш Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу. Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану. Библиографик культура Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап – кирәкле белемнәрнең чишмәсе. Россиядә һәм татарларда беренче китаплар, аларның басыла башлау тарихы турында гомуми күзаллау. Уку китабы, әдәби әсәр, белешмәлекләр. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр. Китапта бирелгән мәгълүмат төрен ачыклау: фәнни, әдәби (тышкы билгеләренә һәм анда бирелгән белешмә-иллюстратив материал). Китап типларын ачыклау: әсәр, җыентык, сайланма әсәр, вакытлы матбугат, белешмәлекләр (сүзлек, энциклопедия). Бирелгән исемлек, картотека буенча китап сайлый белү. Алфавит каталогыннан файдалану. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән сүзлек һәм белешмә материалларны мөстәкыйль рәвештә куллана белү. Әдәби әсәр тексты белән эш Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлау. Укытучы ярдәмендә әдәби әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен билгеләү. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гомумкешелек әхлак кагыйдәләрен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүен ачыклау. Әсәр геройларының эш-гамәлләренә әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып бәя бирү. Туган ил, Ватан төшенчәсен аңлау, Россия халыклары мисалында әдәбиятта төрле милләт халыкларының туган илгә мәхәббәте турында күзаллау булдыру. Төрле халыкларның фольклорында тема, идея, геройларның охшашлыгы. Телнең сурәтләү чараларын кулланып, мөстәкыйль рәвештә текстны күз алдына китерү: укытучы сораулары буенча, әсәрнең лексик үзенчәлекләрен истә тотып, эпизодларны бер-бер артлы искә төшерү, иллюстрацияләр буенча сөйләү, эчтәлеген сөйләү. Сәнгатьлелек тудыру чараларын кулланып, бирелгән тексттагы геройга характеристика бирү. Әсәрдән геройны һәм вакыйгаларны характерлаган сүзләрне табу. Укытучы ярдәмендә катнашучыларның эш-гамәлләренең мотивларын билгеләү, аларны анализлау, чагыштыру. Геройларның эш-гамәлләрен капма-каршылыгы яки охшашлыгы буенча чагыштыру. Текстны анализлау барышында автор билгеләмәләре, геройның исеме аша авторның аңа мөнәсәбәтен ачыклау. Әсәр героеның портретын, характерын аның эш-гамәлләре һәм сөйләме аша бирү. Әдәби әсәр эчтәлеген сөйләүнең төрләрен (тулы, сайлап, кыскача – төп фикерне әйтү) үзләштерү. Текстның эчтәлеген тулысынча сөйләү: бирелгән өзектәге төп фикерне ачыклау, кирәкле сүзләрне билгеләү, исем кушу, эпизодның эчтәлеген тулысынча сөйләү, һәрбер өлешнең һәм текстның төп фикерен билгеләү, һәр өлешкә һәм тулаем текстка исем кушу, тексттагы җөмләләрне атау, сорау җөмлә яки үзләре теләгән форма кулланып, план төзү. Бирелгән өзек эчтәлеген сайлап сөйләү: геройга характеристика бирү (кирәкле сүзләрне тексттан сайлау), вакыйга буенча урынны сурәтләү (урынны сурәтләгән сүзләр, сүзтезмәләрне тексттан алып). Төрле әсәрдәге охшаш ситуацияләрне, геройларны табу, чагыштыру. Уку материалы, фәнни-популяр һәм башка текстлар белән эш Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә бәйле рәвештә аңлату. Уку, фәнни-популяр текстларның үзенчәлекләрен ачыклый белү. Риваять, легенда, мәсәл, миф, санамыш, әкият, тизәйткеч, үртәвеч, такмаза, бәет кебек әсәрләрнең гомуми үзенчәлекләен аңлау. Текстларга гади анализ алымнары белән таныштыру; сәбәп һәм нәтиҗә бердәмлеген ачыклау. Текстның төп фикерен, микротемаларны, төп һәм терәк сүзләрне табу. Текстны кабат укыганда эшчәнлек алгоритмын төзү. Терәк сүзләр, модель, схемаларга таянып, текстны кабат күздән кичерү. Эчтәлекне тулысынча һәм кыскача сөйләү (төп фикерне билгеләү). Сөйләм (аралашу культурасы) Сөйләм төре буларак диалог. Диалогик сөйләмнең үзенчәлекләре: сорауны аңлау, аларга җавап бирү; текст буенча сораулар куя белү. Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңлый һәм тикшерелә торган мәсьәлә буенча әдәпле итеп үз фикереңне әйтә белү (уку, фәнни, әдәби текст буенча). Текстка һәм шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, текст турында үз фикереңне әйтү. Дәрестән тыш аралашу вакытында сөйләм әдәбе нормаларыннан тайпылмау. Фольклор әсәрләре нигезендә милли этикет үзенчәлекләре белән таныштыру. Сүзлек белән эш (туры, күчерелмә, күпмәгънәле сүзләрне аерып алу), укучыларның сүзлек байлыгын максатчан тулыландыра бару. Сөйләм төре буларак монолог. Автор текстына таянып, тәкъдим ителгән яки укытучы әйткән тема буенча зур булмаган текст (монолог) төзү. Сөйләмдә текстның төп фикерен чагылдыру. Фәнни-популяр һәм әдәби әсәрләрнең үзенчәлеген искә алып, укылган яки ишеткән текстның эчтәлеген төгәл сөйләп бирү. Көндәлек тормыштан, әдәби әсәрләрдән, сынлы сәнгать әсәрләреннән алынган тәэсирләрне тасвирлый белү, фикерләү, хикәяләү аша бирү. Чыгышыңны дөрес планлаштыра алу. Монологик сөйләмнең үзенчәлекләрен искә алып, синоним, антоним, чагыштыруларны урынлы куллану. Укылган әсәрнең дәвамы буларак, телдән сочинение, рәсем яки бирелгән тема буенча кечкенә хикәя төзү. Язмасөйләм культурасы Язма сөйләм нормалары: эчтәлекнең әсәр исеменә туры килүе (тема чагылышы, геройларның характеры, вакыйга барган урын). Язма сөйләмдә телнең сәнгати сурәтләү чараларын: синоним, антоним, чагыштыруларны куллана белү. Бирелгән тема буенча хикәя, бәяләмә төзү. Балалар китабы белән эш Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының авыз иҗаты әсәрләре. XIX–XX гасырда яшәгән классик язучыларның (шул исәптән балалар язучыларының да) әсәрләрен өйрәнү. Чит ил һәм хәзерге көн язучыларының кече яшьтәге мәктәп баласы аңлый алырлык әсәрләрен бирү. Төрле китаплар (тарихи, маҗаралы, фантастик, фәнни-популяр басмалар, белешмәлекләр, энциклопедияләр) һәм балалар вакытлы матбугаты белән танышу. Юмористик әсәрләр. Балаларга тәкъдим ителә торган төп темалар: төрле халыкларның авыз иҗаты, Туган ил, табигать, балалар, җәнлекләр, яхшылык һәм яманлык. Әдәбиәсәрләрнегамәли үзләштерү Укытучы ярдәмендә әдәби тексттан сәнгатьлелек чараларын: синоним, антоним, эпитет, чагыштыру, метафора, гиперболаларны табу һәм аларның әһәмиятен билгеләү. Әдәби әсәр, әдәби образ, сүз сәнгате, автор (сөйләүче), сюжет, тема; әсәр герое: портреты, сөйләме, эш-гамәлләре, фикерләре; авторның әсәр героена мөнәсәбәте төшенчәләрен аңлату. Әсәрнең төзелеш үзенчәлекләре, сурәтләү (пейзаж, портрет, интерьер), фикер йөртү, геройның монологы һәм диалогы, композиция үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру. Чәчмә һәм тезмә сөйләмне тану, аеру; тезмә сөйләмнең үзенчәлекләрен (ритм, рифма) билгеләү. 2.УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТӨП ТАЛӘПЛӘР: Уку күнекмәләре. Беренче ярты ел: - аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп һәм иҗек төзелеше гади булган сүзләрне бөтен килеш уку; - таныш булмаган текстны уку темпы – бер минутка 25-35 сүз; - текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекне раслаучы җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү; - укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү; - текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләү; - әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табу; Икенче ярты ел: - аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку; - таныш булмаган текстны уку темпы – бер минутка 40-50 сүз.Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү; - әкият, хикәя һәм шигырьне практик аеру; - укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укыган әсәрнең төп уен билгеләү; - текстның сәнгатьчә эшләнеш үзенчәлекләрен, сурәтләү-сынландыру чараларын (эпитет, чагыштыру, метафорларны) терминнарын әйтмичә генә күзәтү. Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү. Укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәле­ген эзлекле итеп сөйләү. Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләп сөйләү. Хикәяләү эзлеклелеген саклап, бер үк сүзләрне кабат­ламыйча, җентекле итеп, сюжеты ачык булган кечкенә әсәр­ләрнең эчтәлеген сөйләү. Әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табып укып күрсәтү. Укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укылган әсәрнең төп уен билгеләү. Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игъти­бар итү — укытучы җитәкчелегендә сыйныф белән тикшерү (эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминна­рын әйтмичә генә күзәтү). Мәгънәләре бер-беренә якын торган сүзләрне чагышты­ру, тексттагы сүз һәм әйтелмәләрне, күп мәгънәле сүзләр­нең гади очракларын аеру, тексттагы вакыйгаларны, анда катнашучыларны һәм табигать күренешләрен характерлаучы сүз һәм әйтелмәләрне укытучы җитәкчелегендә эзләп табу һәм шулар ярдәмендә тиешле күренешләрне телдән тасвирлау. Әкият, хикәя һәм шигырьне гамәли аеру, чагыштырып укып күрсәтү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүлә­ре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Сүзләрне дөрес әйтү. Уку китабында ориентлашу. «Эчтәлек» белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмен­дә файдалана белергә өйрәнү. Балалар китабы белән эшләү. Белем алу, эш осталыгына өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру. Китапның төп элементларын аера белү: китап тышлыгы, китап төбе, китап битләре. Китапны саклап тоту кагыйдәләре. Бер китапта ориентлашу. Авторына, китап исеменә, рәсемнә­ренә карап, әсәр эчтәлеген аера белү (беренче ярты елда); кем яки нәрсә турында укылды, тыңланды, шул сорауларга җавап бирү. 3—4 китаптан торган төркемдә ориентлашу, уку тема­сын билгеләү, тәкъдим ителгән билгеләргә карап, китап сайлый белү. Укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бер­гәләп сөйләү-тикшерү, фикер алышу күнекмәләрен ныгыту, әсәрдәге хәлләрне, анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын, холыкларын, кыланышларын әхлакый бәяләү. Китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән (беренче ярты ел), тышлык картотекасы һәм гади ката­лог карточкасы белән (икенче ярты ел) таныштыру. Беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу. Балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уңай мөнәсәбәт булдыру һәм дәрестән тыш эшләрдә аны ныгыту; сыйныф уку почмагын чиста, тәртипле тоту, уку почмагы аша әдәби уеннар белән таныштыру, укыган әсәрләрдәге аерым күренешләрне сәхнәләштерү. Уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, жур­наллар белән таныштыра бару. 3.ТЕМАТИК ПЛАН № Бүлек исеме Сәгать саны 1 Беренче сентябрь – белем көне. 1 2 Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем! 2 3 Туган телем – татар теле, Ватаным – Татарстан. 3 4 Кырлар буйлап уңган көз йөри. 2 5 Гаиләмне бик яратам. 4 6 Әдәп башы – матур гадәт. 10 7 Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың. 7 8 Аксакал кыш. 9 9 Курыкма, тимим! 13 10 Иң йомшак куллар - әни куллары. 4 11 Яз бигрәк шук икән... 5 12 Рәхмәт сезгә, ветераннар! 2 13 Халык авыз иҗаты. 3 14 Күренекле әдипләребез иҗаты. 3 4. УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ Башлангычгомумибелембирүмәктәбендә «Әдәбиуку» предметынүзләштерүнәтиҗәсендәукучыларда татар әдәбиятыныңкүпмәдәниятледөньядагы роле һәмәһәмиятетурындакүзаллауформалаштырыла. Башлангычмәктәпнетәмамлагандаукучыдаалгатабабелемалугакирәкленигезсалына. Әйләнә-тирәдөньянытаныпбелүдәәдәбиукуның ролен һәмкирәклеген, кешенеңинтеллектуалькультурасынформалаштырудагыәһәмиятеаңлатыла. Укучылардаүз-үзеңнеһәмәйләнә-тирәдөньянытаныпбелүөченсистемалырәвештәбелемалугаихтыяҗтудырыла. Кече яшьтәгемәктәпбаласы, тормыштаүзурынын табу, таныпбелүэшчәнлегенкиңәйтүмаксатыннан, әдәбиәсәрләрнекызыксыныпөйрәнәчәкдипкөтелә. Башлангычгомумибелембирүбаскычындаәдәбиукугаөйрәтүнеңгомуминәтиҗәләретүбәндәгеләр: укучыныәдәбиәсәрләрашаТуган иле, туганягы, дөньяхалыкларымәдәниятеһәмтарихыбеләнтаныштыру; – әдәбиәсәрне, сәнгатьнеңүзенчәлеклебертөребуларак, башка сәнгатьәсәрләребеләнчагыштырыпөйрәнү; – әсәрнеңжанрынбилгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларынкуллану; төрлехарактердагыәсәрләрбеләнтаныштыру; кече яшьтәгемәктәпбаласынүзфикеренкурыкмыйчаәйтергә, башкаларфикерентыңлыйһәмхөрмәтитәргәкүнектерү; укучыларныәдәби, фәнни, фәнни-популяр текстларданүзләренәкирәклемәгълүматларныэзләптабабелергәөйрәтү; сүзлек, энциклопедияләрбеләнэшләүкүнекмәләребулдыру; төрлеситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләренүтәп, диалог, монолог төзергәөйрәтү. 5. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ .Дәрестә һәм дәрестән тыш уку һәм сөйләм үстерү ( 68 сәгать) Дәрестә уку Уку тематикасы. Кереш. (1 сәг.) Беренче сентябрь — мәктәпләрдә уку елы башлану һәм Белем көне. Балаларның якын дусты, мәктәп һәм китап турындагы әсәрләр. Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем! Туган телем – татар теле,Ватаным – Татарстан. (5 сәг.). Туган тел, Ватаным Татарстан, халыклар дуслыгы, чит-ят җирләрдә яшәгән кан кардәшләребез турында язылган хикәя, мәкалә һәм шигырьләр. Кырлар буйлап уңган көз йөри. (2 сәг.). Кешеләрнең көзге эшләре. Хайван һәм кош-кортларның көзге тормышы. Табигать дөньясына кешеләрнең мөнәсәбәтенә багышланган әсәрләр. Көзге табигатькә экскурсия һәм көзге үзгәрешләрне күзәтү. Гаиләмне бик яратам. (4 сәг.). Гаиләдә әти-әни, әби-бабай, абый-апалар, мәктәп укучылары һәм кечкенәләрнең яшәешләре, эшләре, укулары, үзара мөнәсәбәтләре турындагы әсәрләр. Әби, әни, апалар һәм аларның эш-шөгыльләре, бәйрәмнәре турында әсәрләр. Әдәп башы – матур гадәт. (10 сәг.). Гомумкешелеккә хас яхшы әдәп-әхлак сый­фатларын начар гадәтләрдән аера белергә, «бәхет — әдәп-әхлакта, байлык — сәламәтлектә» һәм хезмәттә булганны сурәтләүче әсәрләр. Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың. (7 сәг.). Кеше хезмәтенең өч төре дә (физик хезмәт, акыл хезмәте, рухи хезмәт) кешеләргә игелекле булу, үзең яшәгән җирдә үсемлек һәм тереклекләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булу, шәхси, күмәк хезмәт, хосусый милек турындагы әсәр­ләрне уку. Аксакал кыш. (9 сәг.). Балаларның кышкы уку, уенна­ры. Кешеләрнең кышкы эшләре, хайван, кош-кортларның кышкы тормышы, кешеләрнең аларга ярдәм ңтүләре турын­дагы әсәрләр. Курыкма, тимим! (13 сәг.). Хайван, кош-кортлар­ның үзара һәм кешеләргә ярдәме, кешеләрнең үсемлекләргә булышуы турындагы әсәрләр. Иң йомшак куллар - әни куллары. (4 сәг. ). Әниләр турында әкиятләр һәм шигырьләр. Яз бигрәк шук икән... (5 сәг.). Кешеләрнең язгы эшләре, язын терек­лек һәм үсемлекләр дөньясының уянуы; беренче яшеллекләр, чәчәкләр, кошларны каршылау, Сабан туе турындагы әсәрләр. Рәхмәт сезгә, ветераннар! (2 сәг.). Чик сакчылары, Илнең эчке иминлеген саклау турындагы әсәрләр. Халык авыз иҗаты (3 сәг.). Татар халык җырлары, бию такмак­лары, мәкаль, табышмак әйтешү, тизәйткеч, такмаза һәм сынамышлар.Тормыш һәм хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр, хыялый хикәятләр. Күренекле әдипләребез иҗаты (3 сәг.). Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил һәм аларның әсәрләре белән таныштыру. Яттан сөйләү өчен әсәрләр: Шәүкәт Галиев. Җирдә миңа ни кирәк. Роберт Рәкыйпов. Мин яратам сине, Татарстан! Муса Җәлил. Бишек җыры. Хәкимҗан Халиков. Хәерле иртә! Фәнис Яруллин. Хикмәтле сүз. Марсель Галиев. Песи баласы һәм кар бөртеге. Рафис Корбан. Суык көндә. Роберт Миңнуллин. Әни кирәк. Әминә Бикчәнтәева. Март аенда.. Әминә Бикчәнтәева. Апрель ае. Бари Рәхмәт. Яз килә. Гамил Афзал. Язгы яңгыр. Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка) Сыйныф I ярты ел ахырында Уку елы ахырында 2 нче 40 сүз 50 сүз
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   33

  • Төрлестильдәге текстлар белән эш
  • Әдәби әсәр тексты белән эш
  • Уку материалы, фәнни-популяр һәм башка текстлар белән эш
  • Сөйләм (аралашу культурасы)
  • Әдәбиәсәрләрнегамәли үзләштерү
  • 2.УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТӨП ТАЛӘПЛӘР: Уку күнекмәләре. Беренче ярты ел
  • Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү.
  • Уку китабында ориентлашу.
  • УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ
  • 5. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ .Дәрестә һәм дәрестән тыш уку һәм сөйләм үстерү ( 68 сәгать) Дәрестә уку Уку тематикасы. Кереш. (1 сәг.)
  • Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем! Туган телем – татар теле,Ватаным – Татарстан. (5 сәг.).
  • Кырлар буйлап уңган көз йөри. (2 сәг.).
  • Гаиләмне бик яратам. (4 сәг.).
  • Әдәп башы – матур гадәт. (10 сәг.).
  • Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың. (7 сәг.).
  • Аксакал кыш. ( 9 сәг.) .
  • Курыкма, тимим! (13 сәг.).
  • Яз бигрәк шук икән... (5 сәг.).
  • Рәхмәт сезгә, ветераннар! (2 сәг.).
  • Күренекле әдипләребез иҗаты (3 сәг.).
  • Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)