Первая страница
Наша команда
Контакты
О нас

    Главная страница


Пояснительная записка 5 Требования к уровню подготовки выпускников 8 Общие положения 8




страница4/41
Дата14.05.2018
Размер4.34 Mb.
ТипПояснительная записка
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   41
Татарская литература (для татароязычных групп) Татар халык иҗаты жанрларыннан: Әкиятләр, аларның төрләрен, геройларының төп сыйфатларын; Язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен; Дөнья халыклары әкиятләрен аера белү; Мәкальләр, табышмаклар һәм кешенең тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен аңлау; Җырлар һәм аларның төрләрен аера белү; Бәетләр, аларда сурәтләнгән чынбарлык вакыйгаларын; Риваятьләр һәм легендаларны, аларның жанр үзенчәлекләрен белү таләп ителә. Әдәбият теориясеннән: Хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү; Автобиографик повестьны; Шигырь һәм поэманың үзенчәлеген белү; Комедия жанры хасиятләрен аңлатып бирү; Мәсәл жанрының үзенчәлеген; Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү; Уңай герой, тискәре герой, лирик герой төшенчәләрен белү; Әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала. Татар мәдәниятеннән: Татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү; Милли орнаментларны аера белү; Әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлата белү сорала. Татарский язык (для русскоязычных групп) Фонетика: Татар теленең башка телләр арасында урынын белү. Татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү. Авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү. Сөйләмне орпфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү. Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану. Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыру. Татар теленең специфик хәрефләрен таный һәм куллана белү күнекмәләре булдыру. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану. Лексикология һәм фразеология: Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү. Фразеологик берәмлек төшенчәсе белән таныштыру,сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзләрдән файдалана белү. Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү. Тиешле күләмдә татар сүзләрен яттан белү. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы: Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү. Тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү. Морфология: Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Грамматик анализ ясау. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү. Татар теленең морфологик нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру. Синтаксис: Сүзтезмәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү. Текстның үзенчәлекле билгеләрен белү. Аның стилен дөрес билгеләү. Сүзтезмәләргә, гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү. Аерымланган җөмлә кисәкләре, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү. Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану, алар кергән җөмләләр төзү. Кушма җөмләләрнең схемасын төзү. Җөмләдәге сүз тәртибен билгеләү. Татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктацион нормаларына нигезләнеп һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен белеп, телдән яки язма монологик, диалогик сөйләм оештыруга ирешү. Пунктуация: Тыныш билгеләре белән танышу, аларны дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләре булдыру. Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу. Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү. Диалог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү. Сөйләм эшчәнлеге: Укучыларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе. Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү. Сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү. Аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү. Бирелгән ситуацияләрдән чыгып әңгәмә кора алу. Укыган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү. Бирелгән план буенча сочинение язу. Әдәби геройларны сурәтләп бирү. Караган спектакль буенча хикәя төзү (телдән яки язма). Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү яки язу. Эш кәгазьләреннән гариза, белдерү, ышаныч кәгазе һ.б. язу. Якын дустыңа яки туганыңа хат язу. Стилистик хаталары булган җөмләләрне яки текстны төзәтү. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү. 10 – 11 класс
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   41

  • Татарский язык (для русскоязычных групп)