Первая страница
Наша команда
Контакты
О нас

    Главная страница


Отдел образования исполкома Азнакаевского муниципального района рт информационно-методический центр в Азнакаевском муниципальном районе




страница3/6
Дата14.05.2018
Размер0.84 Mb.
ТипСборник
1   2   3   4   5   6

Итог урока

Подошло к концу наше путешествие.

- Что такое имя прилагательное?

- Как изменяются имена прилагательные?

- Какие окончания имеют имена прилагательные?
Урок информатики в 10-ом классе

«Определение истинности составного логического высказывания с использованием калькулятора»
Габдуллина Фарида Мирзагитовна,

учитель информатики

первой категории

МОУСОШ № 5 г. Азнакаево
Раздел: Основы логики и логические основы компьютера.

Цели:

- сформировать навыки определения истинности составного высказывания с использованием калькулятора NumLock Calculator;

-развивать алгоритмическое и логическое мышление учащихся;

-прививать компьютерную грамотность.



Тип: урок формирования умений и навыков.

Вид: практическая работа.

Учащиеся должны уметь: использовать калькулятор NumLock Calculator для определения истинности составного высказывания.

Программно – дидактическое обеспечение: ПК, мультимедиа проектор, презентация «Тест для проверки домашнего задания», программа NumLock Calculator.

Ход урока:

1. Орг. Момент.

2. Проверка домашнего задания (презентация - тест).






3. Проверка знаний и умений учащихся для подготовки к новой теме.

а)Устный анализ теста.

б) Пример 1. Определите истинность составного высказывания: (A  B) (C V D), состоящего из простых высказываний:

A ={Принтер – устройство вывода информации}

B ={Процессор – устройство хранений информации}

C ={Монитор – устройство вывода информации}

D ={Клавиатура – устройство обработки информации}

На основе знаний устройства компьютера устанавливаем истинность простых высказываний: A=1, B=0, C=1, D=0.

Определим истинность составного высказывания, используя таблицы истинности логических операций:

(10)  (1 V 0) = (0  1)  (1 V 0)=0

Составное высказывание ложно.

4. Постановка цели занятия перед учащимися.

Сегодня на уроке мы должны научиться определять истинность составного высказывания с использованием калькулятора NumLock Calculator.

5. Ознакомление с новыми умениями и навыками.

        Проверим правильность полученного результата с использованием NumLock Calculator.



Определение истинности составного логического высказывания с использованием NumLock Calculator.

1

Запустить программу NumLock Calculator.

2

Установить удобный вид калькулятора командой [Вид калькулятора-Универсальный].

3

Ввести составное логическое выражение, подставив в него значения простых логических выражений.



4

Нажать кнопку “=”, получим значение (0) составного логического выражения, которое совпадает с вычисленным алгебраически.

6. Упражнение на закрепление. Определим истинность составного высказывания

А  В V A  B с использованием NumLock Calculator, если А = “сейчас урок информатики” и В= “ сейчас урок физики”.

7. Упражнения на переенос в сходную ситуацию.

Даны простые высказывания:

А= “5>3», В = «2=3»

Определить алгебраически истинность составного высказывания

А  (A V B)  B

8. Подведение итогов, домашнее задание:

3.16 Какое логическое выражение описывает условие: "Точка Х не принадлежит отрезку [A; B]"?

а) не (Х  A) или Х < B;

б) Х < A и Х > B;

в) не (X£B и X³A);

г) X£A или X³B.

3.22.         Какие из высказываний А, В должны быть истинны и какие ложны, чтобы было ложно выражение (А&В)  1. Проверить с использованием NumLock Calculator.


Органик матдәләрнең күптөрлелеге. Органик кушылмаларның төзелеше”.

9 класс. Химия дәресе

Салихов Фларис Мирзагит улы,

Күк- Тәкә урта мәктәбенең

беренче категорияле химия, биология укытучысы

Максат: Органик матдәләрнең төшенчәсен ачыкларга, аларның төзелешен һәм үзлекләрен билгеләргә, органик матдәләрнең күптөрлелегенең сәбәбен ачыкларга.

Җиһазлар: медиа ресурслар, таблицалар, спирт, крахмал, спиртовка, лаборатор җиһазлар, моделльләр ясау өчен шарчыклар һәм таякчыклар.

Дәрес барышы:

Орг. момент. 9 нчы сыйныфта органик матдәләр белән танышу бүлеге темаларын билгеләү.

Белемнәрне актуаллләштерү.

Бирем. Түбәндәге формулалар китерелгән кайсы матдәләрне оксидларга, кислоталарга, нигезләргә, тозларга кертеп булмый: K2O, CH4 , Mg(OH)2, CH4 , H3PO4, Al2(SO4)3 , H2CO3, Na2CO3, C6H12O6, C3H8, C2H6O, CO2.

Берешәр укучы такта янына чыгып оксидларны, кислоталарны, нигезләрне, тозларны аерып язалар. Калган матдәләр буенча сорау бирелә.

Сез бу матдәләрне беләсезме?

Алар неорганик матдәләрме?

Димәк алар нинди матдәләр ?

Тема тактага языла. Укучылар дәфтәргә число, тема язалар. (Дәрес темасы, сораулар, формулалар, билгеләмәләр барысы да слайдаларда да күрсәтелә)

Сорау куела:

Органик матдәләргә нинди матдәләр керә ?

Органик матдәләр дип нинди матдәләрне атыйлар ?

Органик химия нәрсә өйрәнә?

Беренче укучы чыгышы.

Бирем. Лаборатор тәҗрибәләр үткәрү.

ТБ буенча инструктаж.

Тәҗрибә №1 Крахмалны таркату.

Газүткәргеч көпшәле пробиркага крахмал салыгыз һәм аны спирт лампасы ялкынында җылытыгыз.( Сорау: крахмал нинди үзгәрешкә дучар булды?)

Газуткәргеч көпшә очына яндырылган чыра китерелә. (Сорау: нәрсә күзәтелә? Бу күренешнең сәбәбе нидән гыйбарәт?).

Газ аерылып чыгу туктагач, пробирканы суытыгыз. (Сорау: пробирка стеналарында нәрсә барлыкка килә?)

Пробирка төбендәге кара матдәне бушатыгыз. (Сорау:бу нинди матдә булыр?)Нәтиҗә буларак шундый сорау куела: крахмал составына нинди элементлар керә?

2 . Органик матдәне яндыру.

Штатив боҗрасына фарфор чашкалар урнаштырып, берсенә-су, ә икенчесенә этил спирты салыгыз. Аларга янып торган шырпы белән ут төртегез. (Сорау: кайсы очракта шырпы сүнә, ә нинди очракта кабынып китә?Нинди матдә яна?)

Су(Н2О) һәм спиртның(С2Н5ОН) составларын чагыштырыгыз.(Сорау:бу матдәләрнең составлары нигезендә, аларның яну-янмавы турында нәрсә әйтә аласыз? Органик матдә тулысынча янып беткәндә нинди матдәләр барлыкка килә?)

Икенче укучы углеродка ПСХЭ да урнашуына бәйле рәвештә тасвирлама бирә.

Бирем. Метал молекуласы хасил булу схемасын төзегез. Метанның структур формуласын языгыз һәм бу формуладагы сызыкларның мәгнәсен аңлатып бирегез.

Гамәли эш.

Шарчык һәм таякчыклардан файдаланып, метанның, этанның, пропанның, бутанның моделлләрен төзегез. Эш нәтиҗәсе буларак төп фикерләр туплана һәм схема рәвешендә дәфтәргә языла.А.М.Бутлеровның хезмәте искә алына. Бер укучы биографиясе һәм эшчәнлеге белән таныштыра. Слайдада портреты күрсәтелә.

Мәсәлә чишү.

Белем тикшеру. Компьютерда контроль тест эшләнә.

Билгеләр куела.

Тактага өй эше языла.


Ачык дәрес: “Экологик - тарихи сукмак”
Галимова Раушания Раис кызы,

Учәлле урта мәктәбенең

беренче категорияле география укытучысы
Максат: 1. Табигый комплекс турында белемнәрне тирәнәйту

2. Экологик тарихи сукмак мисалында укучыларны туган якнын табигате, усемлекләр hәм хайваннар дөньясы, туган якнын тарихы, географик узенчәлекләре белэн таныштыру, укучыларнын экология олкәсендэге белемнәрен арттыру, аларнын танып-белу мөмкинлеген устеру.

3. Укучыларда туган якка мәhәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.
Жиhазлау: Экологик сукмак планы, ТР нын « Кызыл китабы» ,

терминнар язылган магнитлы табличкалар,

компьютер, «Экологик - тарихи сукмак» компьютер

презентациясе, «Болын», «Кыр культуралары»

гербарийлары.
Дэрес барышы

Актуальләштеру. Фронталь эш.

Укытучы: Балалар, без узган дэрестә «Табигый комплекс» темасын үттек. Эйдэгез, хәзер шул дәрестә ойрәнгән географик терминнарны искә тошерик әле. Географик сүрүнен тере организмнар яши торган hәм аларнын тереклек

эшчәнлеге нәтижәсендә үзгәртелгән өлеше – биосфера. Узара тәэсир итешү нәтижәсендә литосферанын өске катлаулары, гидросферанын hәм атмосферанын аскы катлауларыннан торган сүрү - географик суру. Табигать компонентларынын билгеле бер территориядә закончалыклы ярашуы – табигый комплекс. Табигый комплекснын состав өлешлэре – компонент (Кырыена нинди булганнарын язарга hава , тау токымнары , су, үсемлекләр , хайваннар, туфраклар).

5. Биосфера турындагы тәгълиматны ойрэнуче галим - Вернадский.

Укытучы терминнарнын билгеләмәлэрен эйтә эйтә, укучылар терминнар язылган табличкаларны магнитлы тактага беркетә .

( Табигый комплекс, компонент, биосфера, географик сүрү, Вернадский. )

1 Тема hәм максатны әйтү.

Укытучы: Белгәнегезчә безнен Учәлле авылы территориясендә укытучылар hәм укучылар коче белән Экологик-тарихи сукмак оештырылган. Без буген табигый комплекслар темасын өйрэнуне дэвам итәрбез, Экологик-тарихи сукмак мисалында туган якнын табигый комплекслары белэн танышырбыз. «Экологик сукмак» буйлап сәяхэт безгә узебез яшәгән төбәктәге үсемлек hәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, экологик проблемалары белән ныграк танышырга, табигать гузәллеген хисси кабул итәргә, тормышны тагы да ныграк яратырга булышыр. Мина бу дәресне алып барырга укучылар узләре булышыр.

Әйдәгез, болынга, кырга ,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай.

Анда бар: Жир, Су, Күк, Кояш , Ай.

Сезнен каршыгызда сукмакнын планы. Ул мәктәптән башлана . Бу очраклы тугел. Ни очен без сәяхәтебезне мәктәптән башлыйбыз?

Укучыларны жаваплары тыңлана (Мәктәптә биология , география , татар hәм рус әдәбияты дәресләре керә. Анда укучылар үсемлекләр , хайваннар дөньясының үзенчәлеклэрә , hава торышы , климат , h. б. белән танышалар . Туган як табигате турында шигырьлэр укыйлар, иншалар язалар) .

II Яна белемнәр формалаштыру.

1.Экологик сукмак турында гомуми мәгълумат бирү. Компьютердан слайдлар курсәтелә.

Укытучы: Экологик сукмакнын гомуми озынлыгы 2 км. Мәктәптән чыгып киткэч, көнчыгышка таба юл алабыз . Юлыбыз авыл өйлэренең бәрәнңге бакчалары артындагы жәяуле сукмагы буенча бара.

Менә беренче тукталыш. Ул «Болын» дип атала. Дәфтәрләргә сукмакның маршрутын язып барабыз.

Болын – табигый комплекс. Кыскача гына компонентларына анализ ясыйк. Климат : уртача континенталь : жылы \ эссе \ җәй, уртача салкынлыкта-гы кыш.; 4 ел фасылы аермачык беленә.

Туфраклар: кара, ундырышлы.

Рельеф: тигезлек.

Үсемлекләре hәм хайваннары турында укучылар сөйләр.

Укучы чыгышы барышында гербарий үсемлекләре күрсәтелә.

Укучы: Уяна иркен болыннар

Ачыла гөл керфекләре;

Тибрэнеп яфрак өстендә

Уйный чык бортекләре дип язган болын турында күренекле шагыйребез Сибгәт Хәким.

Болында уртача дымлану шартлары, кара уңдырышлы туфраклар. Болын ул уүлэнчел үсемлекләр үсә торган табигый комплекс. Болында үсүче барлык үсемлекләрне дә күпьеллык дияргә була. Көзен аларнын жир өлешләре корый , ә язын яңа бәбәкләр үсеп чыга. Болыннарда үләннәр тоташ булып үсәргә hәм үсемлек тамырлары узара бик нык үрелеп тыгыз кәс хасил итәргә тиеш.

Алар арасында озын, тар яфраклы бодайга, арышка, арпага охшаганнары бик куп. Болар –болын йончасы, айравык , арышбаш. Болында матур чәчәклэр дә үсә: зәңгәр кыңгырау чәчәк , ап-ак болын ромашкасы, кызыл тукранбаш, аксыл-шәмәхә тычкан борчагы. h. б. Болында агулы үсемлекләр дә үсә,мәсәлэн , казаяк .

Болынлыкларнын хайваннар дөньясы да бик бай. Монда бөҗэкләр бик күп . Үләннәрдә кыр чикерткәсе черелди. Бал кортлары, төклетуралар чәчәктән –чәчәккә кунып нектар җыялар. Шунда ук матур күбәләкләр очып йөри.. Болыннарда кайбер кошлар үзләренә азык табалар hәм оя коралар. Болыннарда эре жәнлекләр очрамый, чөнки болын ачык урын . Монда дошманнардан яшерену жайсыз. Анын каравы вак җәнлекләрдән – тычканнар hәм сукыр тычканнар болыннарнын чын хужалары.

Болыннар җәй башында, үләннәр чәчәк атканда аеруча матур.

Дәфтәргә яздырыла:

1.Болын . Монда ундырышлы кара туфракларда уртача дымлылк шартларында болын йончасы , айравык , арышбаш, зәңгәр кыңгырау чәчәк , ап-ак болын ромашкасы, кызыл тукранбаш , казаяк үсә. Бал кортлары , төклетуралар ,кыр чикерткәләре, тычканнар , сукыр тычканнар яши.

Икенче тукталыш «Тарихи тукталыш»

Укытучы: Алдагы тукталыш «Тарихи тукталыш» дип атала.

Бу урында без , укучылар авылыбызнын үткәненә күз салырбыз. Сүзне укучыларга бирик әле.

Укучы : Әбилэр сөйләвенчә, бу урында бакыр базлары булган , бакыр эшкәрту заводында , руданы эшкэртеп, бакыр алганнар. Монда крепостной крестьяннар бик авыр шартларда эшләгәннәр. Күп эшләр кулдан башкарылган. Революциягә кадәрле безнен авылнын hәр ягында диярлек алпавыт жирләре булган, авыл халкы аларда хезмәтче булып эшләгән . Хезмәт өчен түләү гаиләләрен туйдырырлык та булмаган.

Бакыр чыга торган урыннан ерак тугел 50-60 елларда колхозда су буенда яшелчә бакчасы булган. Яшелчәләргә су сибү өчен елга суын файдаланган-нар. Ул барлык авыл халкын яшелчәләр белән тәэмин итеп торган.

Шулай ук бу тирәләрдә ферма да булган. Анда безнен әбиләр тавык үстергәннәр .

Дәфтәргә яздырыла:

2. Тарихи тукталыш. Монда элек бакыр рудасы чыгарылган, колхоз чорында яшелчә бакчасы, тавык фермасы булган.

Өченче тукталыш: Басу

Укытучы: Юлыбыз дәвам итә. Өченче тукталышка якынлаштык. Ул «Басу» дип атала. Басу - табигый комплекс. Болыннан ул нәрсәсе белән аерыла?

/Болын табигый комплекс, ә басу шул болыннарны сөреп, кеше ясаган

ясалма – антропоген табигый комплекс. Анын компонентлары болынныкы кебек, тик туфраклары шактый бозылган, чөнки ел да сөрелә. /

Укучы: Без көн саен бәрәңге , ипи, төрле салатлар ашыйбыз. Кеше бу продуктларнын барысын да үсемлекләрдән ала. Алар зур мэйданнарда махсус чәчелә hәм кыр культуралары дип аталалар Бу басу «Үчәлле» чикләнгән җаваплылыктагы ширкатькә карый. Анда безнен әтиләр бөртекле культуралар : бодай , арыш , арпа , солы , чөгендер үстерәләр. Кайбер елларны мал өчен азык культуралары да чәчелә hәм чапкач , авыл кешелэренә печән итеп бүлеп бирелә .Кыр культуралары арасында чүп үләннәре дә үсә.Алар – билчән , солыча, күкчәчәк.

Гербарий күрсәтелә.

Кырда янгыр суалчанары яши. Алар туфракны яхшырта. Кайбер бөҗәкләр, мәсәлән, саранчалар үсемлекләргә зыян сала. Басуда шулай ук тычканнар, йомраннар да бар.

Дәфтәргә яздырыла:

3.Басу. Монда кыр культуралары : бодай, арыш, арпа, солы, чөгендер, мал азыгы үстерелә. Янгыр суалчанары, бөҗәкләр , тычканнар яши.

Дүртенче тукталыш: « Тау итәге. Суырлар»

Укытучы: Укучылар сәяхәтебез дәвам итәбез . Юлда табигатьнең матурлыгына сокланып , күбәләкләр куып бара торгач тау итәгенә килеп житкәнне дә сизми калганбыз. Дүртенче тукталыш нәкъ менә шулай дип атала да инде «Тау итәге. Суырлар».

Тау узе бер табигый комплекс. Алдагы ТК лардан ул нәрсәсе белән аерыла ?

/ Туфракта ташлар , кызыл балчык куп. . Монда суырлар яши./

Укучы: Суырларнын 15 төре билгеле. Татарстанда шуларнын 1 төре яши.

Суыр – өндә яшәүче хайван. Ул кимерүчеләр отрядына керә. Анын гәүдәсе массив , нык , алгы очлыклары яхшы үсеш алган , тырнаклары яхшы үсеш алган. Бу аңа 20-25 м тирәлектәге өн ясарга мөмкинлек бирә. Суырлар төрле үләннәрне hәм кыр культураларының яшь үсентеләре белән тукланырга яраталар. Суырлар колонияләр булып яшиләр. Кышкы чорга өннәрендә йокыга талалар. Елга бер тапкыр 4-5 әр бала китерәләр.

Суырлар бик кызык хайваннар. Алар таныш булмаган «дошман» күрсәләр

ачыграк күрер өчен, , арткы очлыкларына басалар. Дошман якын булса, тиз генә өннәренә качалар. Суыр үзенә генә хас тавыш чыгара. Суырларның күзе бик яхшы күрә. Бу хайваннар сарык , сыер көтүләреннән курыкмый-лар , әгәр көтү янында эт булмаса , якын килеп алар янында азык эзләп тә йөрергә мөмкин . Ә менә төрле техникадан суырлар куркалар.

Суырлар бик чиста хайваннар. Бик көчле янгырлар явып киткәннән соң өннәре юешләнсә, алар дымлы туфракны өн стеналарыннан кырып төшереп, кар йомарламы сыман 5 см түгәрәкләр ясыйлар hәм аларны тышка чыгаралар.

Суырның ите ашарга яраклы, мехы яхшы, мае дәвалау үзлегенә ия. Шушы сыйфатлары өчен элегрәк аны бик нык аулаганнар, шуна да анын саны кимегән. Суырларны «Кызыл китапка” кертергә мәҗбүр булганнар. Сонгы елларда халык арасында анлату эшләре әйбәт алып барылганга күрэә, суырларның саны сизелерлек артты. Кайбер урыннарда аларны хәтта ауларга да рөхсәт итәләр . Безнең мәктәптә биология укытучысы Загидуллин Г. Ф.1997елдан бирле балалар белән берлектә суырларны өйрәнү буенча зур эш алып бара.

Дәфтәрдэә язу:

4. Тау итәге. Монда төп хайваннар – суырлар. Алар өндә яшиләр, колониялэр хасил итәләр. Кызыл китапка кертелгәннәр

Укытучы: Менә буага да килеп җиттек Бу пункт маршрутта соңгы тукталыш булып тора.

Аның нинди үзенчәлекле компонентлары бар?

/ Монда су күп, үсемлекләрдән камыш, бака тәңкәсе үсә. Хайваннары - балыклар , бакалар, кыслачыклар, су комыгы /

Аның турында белеп килергә дип мин сезгә өйгә эш биреп җибәргән идем? Буа турында нинди мәгълумат бирә аласыз?

Укучы: Элек буа булмаган. Колхозда Фатихов Т. К.председатель булган чагында 1975 елларда колхозчылар үзләре елганы буып куйганнар. Бу буа басудагы культураларга су сиптерү өчен төзелә. Хәзер су сиптерү юк, әмма буа авыл кешеләре өчен зур әhәмияткә ия. Монда авыл hәм ферма көтуендәге сыерлар, сарыклар су эчә, буага балык җибәрелгән. Бу кешеләргә балык тотарга мөмкинлек бирә. Безнен авыл буасына балык тотарга дип районыбызның төрле почмакларыннан кешеләр килә.Шулай ук кешеләр монда ял итәргә дип тә киләләр. Атна азагына бик күп машина җыела. Сулыкның көнчыгыш яр буйларына 25 еллар элек мәктәп укучылары (математика укытучысы Ибрагимова М. 5 класста укыган чакта) каен агачлары утыртканнар, хәзер алар матур булып үскәннәр .

Дәфтәрдә язу.

5 Буа. Монда камыш, бака тәңкәсе үсә, балыклар . бакалар , кыслалар яши. Аны кешеләр 1975 елларда төзегәннәр. Буа буенда кешеләр ял итәләр , балык тоталар . терлекләрне эчертәләр.

III. Белемнәрне, кунекмәләрне ныгыту.

Укытучы: : Менә, укучылар , безнең сәяхәтебез ахырына да якынлашты.

Хәзер без сезнең белән дәрестә алган белемнәрне ныгытып куярбыз.

1. Сораулар ярдәмендә фронталь әңгәмә:

Экологик- тарихи сукмак нинди тукталышлардан тора?

Әйтегез әле , менә шушы сукмак маршрутында нинди табигый комплек-слар бар ? (елга , болын , тау , буа , басу ) Аларда нинди уртак компонен-тлар бар ? ( hава , климат , туфраклар). Ә нинди компонентлары белән аерылалар ? ( үсемлекләре , хайваннары. )

Күрәсез , укучылар безнеңз авыл тирәсендә матур урыннар бик күп .Әбиләр авызыннан «Кеше бу дөньяда кунак кына» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.Ә без бит кунака баргач үзебезне тәртипле тотарга , пычратмас-ка , туздырмаска , сак булырга тырышабыз. Табигатькә карата да әнә шундый сакчыл карашта булсак иде . Cулыкларын , туфрагын , hавасын пычратмасак, үсемлекләрен , хайваннарын сакласак иде .

Саклагыз жир тереклеген,

Табигатен саклагыз.

Жирдә яшисегез килсә,

Канунннарын ятлагыз.

Саклагыз болын өстендә

Язда тургай тавышын,

Чуер ташлы, комеш чынлы

Салкын чишмә агышын.

Саклагыз елганын моңын,

Тынычлыгын, сафлыгын.

Зәңгәр күкне сихри иткән

Аккошларның аклыгын.

Аклагыз Жирнен энжедәй

Ап-ак карлы кышларын,

Кышларын да туган җирен

Ташламаган кошларын.

Бел син, Кеше,

Кешелекнен яшәеше –

Жирнен кануны иман!!!

Изгелек, Матурлык, Аклык

Намус булганга инан!

Укучылар, без ТКларга кеше эшчәнлеге йогынтысы турында да бер сүз дә әйтмәдек. Моның турында без сезнең белән алдагы дәрестә сөйләшербез. Моның турында сезгә өйдә уйлап килергә тәкъдим итәм.

Өй эше: ТК Кеше йогынтысы аркасында килеп чыккан проблемалар турында сөйләргә әзерләнеп килергә.

2.Тест « Экологик сукмак»

1. Экологик – тарихи сукмак ничә тукталыштан тора?

А) 3

Б) 5


В) 6.

2. Буа ничәнче елда төзелгән?

А) 1975

Б) 1989


В) 2007

3. Кызыл китапка кертелгән хайван:

А) поши

Б) тиен


В) суыр

4.Үләнчел үсемлекләр үсә торган ТК

А)буа

Б) болын


В) басу

5.Болында үсә торган үсемлек:

А) камыш

Б)арпа


В)кызыл тукранбаш

Жаваплар: 1б , 2а , 3 в , 4б, 5в

IV Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую

Укытучы: Укучылар, без бугенге дәрестә ТК турында белемнәрне тагы да тулыландырдык. Миңа дәресне алып барырга ярдәм иткән, чыгыш ясаган барлык укучыларга да зур рәхмәт.



Урок русского языка «Наклонения глагола»
Петрянова Валентина Николаевна,

учитель русского языка и литературы высшей категории

МОУСОШ № 5 г. Азнакаево
Цели урока:

  1. Дать понятие о наклонениях глагола, об изменении глагола по наклонениям.

  2. Формировать умение различать наклонения, правильно употреблять их в речи; навык морфологического разбора глагола; продолжить работу над развитием речи.

  3. Развивать интерес к изучению русского языка, воспитать учащихся духовно-нравственно здоровыми личностями.

Оборудование: компьютер, раздаточный материал, наглядный материал.

Ход урока: I.

1.Учитель. Садитесь, ребята. А что я забыла сделать (поздороваться)? Что означает слово? Я всем вам и вашим семьям желаю здоровья.

Давайте пожелаем здоровья нашим гостям (здравствуйте).

- Назовите однокоренные слова (их запись, выделение корня).

(здоровье, здоровый, здравый, здорово, здоровенный, здравствовать, здравие, здравствуйте, здравница, здравоохранение)

- Какими частями речи являются однокоренные слова?

- Какие орфограммы вам встретились в глаголах?

2. Синтаксический разбор предложения:

Слава к тому приходит, кто впереди ходит. (Эти слова будут девизом урока, в конце урока подведем итог, как он будет связан с темой нашего урока).

У доски один ученик производит морфологический разбор глагола «ходит».

II. Устное тестирование (на экране).


  1. Глагол – это часть речи, которая обозначает:

а) действие предмета;

б) признак предмета;

в) предмет.


  1. Глаголы изменяются:

а) по падежам и родам;

б) временам и числам;

в) лицам и падежам.


  1. Среди категории времени нет:

а) настоящего;

б) прожитого;

в) прошедшего;

г) будущего времени.



  1. В предложении глагол обычно бывает:

а) подлежащим;

б) дополнением;

в) сказуемым.


  1. Какой глагол из перечисленных ниже не является разноспрягаемым:

а) хотеть;

б) бегать;

в) бежать;

г) есть;


д) дать.

  1. Глаголы, которые могут сочетаться с существительным, числительным или местоимением в винительном падеже без предлога, называются:

а) переходными;

б) непереходными.



  1. НЕ с глаголом пишется:

а) раздельно;

б) слитно;

в) через дефис.


  1. В русском языке глаголы изменяются по следующим наклонениям (найдите неверное утверждение):

а) изъявительное;

б) принудительное;

в) условное;

г) побудительное.


1   2   3   4   5   6

  • Урок информатики в 10-ом классе «Определение истинности составного логического высказывания с использованием калькулятора»
  • Раздел
  • Органик матдәләрнең күптөрлелеге. Органик кушылмаларның төзелеше”. 9 класс. Химия дәресе
  • Максат
  • Ачык дәрес: “Экологик - тарихи сукмак”
  • Урок русского языка «Наклонения глагола»
  • Оборудование
  • (здоровье, здоровый, здравый, здорово, здоровенный, здравствовать, здравие, здравствуйте, здравница, здравоохранение)
  • 2. Синтаксический разбор предложения
  • II . Устное тестирование